МХО ветераннарына түләүләр, ташламалар, социаль ипотека
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 24 республика, 16 муниципалитет һәм «Ватанны саклаучылар» («Защитники Отечества») аша 12 ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Федераль дәрәҗәдә 131 закон кабул ителгән. Бу чаралар акчалата түләүләр, компенсацияләр, дәвалау, адаптация, психологик ярдәм, эшкә урнаштыру һәм башкаларны үз эченә ала.